Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайсы сукмак бәхеткә илтә (Хикәя)

Көяз, ыспай һәм бик җитез иде Хәтирә. Беркайчан аның муеныннан гәрәбәсе, кулыннан беләзеге төшмәде. Һәрчак башында матур яулык, өстендә килешле күлмәге, халаты булыр иде. Менә бүген дә җил-җил атлап, бик кызу адымнар белән кызы Хәмидә яшәгән йортка ашыкты ул. Капканы зур итеп ачып керде дә, исәнләшергә дә онытып: "Кызым, Хәлим...

Көяз, ыспай һәм бик җитез иде Хәтирә. Беркайчан аның муеныннан гәрәбәсе, кулыннан беләзеге төшмәде. Һәрчак башында матур яулык, өстендә килешле күлмәге, халаты булыр иде. Менә бүген дә җил-җил атлап, бик кызу адымнар белән кызы Хәмидә яшәгән йортка ашыкты ул. Капканы зур итеп ачып керде дә, исәнләшергә дә онытып: "Кызым, Хәлим шәһәргә алып китәм дип кайткан. Нишлим?! - диде. Өмет тулы күзләр белән кызына текәлде ул. "Китмә, үзем булышам", - дигән җавап көтте. Юк, каенана йортында яшәгән, өстәвенә исерек ир белән иза чиккән Хәмидә йөрәге меңгә телгәләнсә дә, андый җавап бирә алмады. Әнисенә күз яшьләрен күрсәтүдән кыенсынып, карашын читкә борды, үзе агач башына килеп кунган каргаларны куганди итенде. "Бөтен тавык йомыркаларын шул җүнсүзләр ташый", - дип сүзне кирегә борырга тырышты. Хәтирә әби дә йөрәгендәге ялкын телләрен кызына сиздерергә теләмәде. Һәрвакыттагыча көр тавыш белән: "Ярар, шәһәр күреп кайтырмын. Яшиләр бит әле. Беренче сиңа әйтергә дип кенә сугылган идем", - диде.

Хәтирәнең язмыш аркасыннан бер дә сыйпамады. Башта унбер җаннан торган гаиләгә килен булып төште ул. Ире дә бик кырыс булды. "Бар эшне җайлап йокларга ятканда төнге ике була иде, ә инде иртәнге дүрттә торып камыр куймасаң, шундай зур гаилә иписез кала дигән сүз. Син яшь әле, бераз йокла, диясе урынга, яшь кешегә ике сәгать йокы күп ул дияләр иде. Ул вакытта кайтып, китеп йөрү юк, түздем, язмышым белән килештем. Хәер, кайтам дигәндә дә, кайтып сыеныр җирем юк иде", - дип сөйли торган була ул. Инде күп җафалар күреп, кечкенә генә булса да йорт салып, үзебезгә чыктык, дигәндә генә илдә сугыш афәте башлана. Сабиры сугышка китә дә, хәбәрсез югала. Озак та үтми, бик яшьли колхоз эшенә чыккан олы улын үгез сөзеп үтерә, уртанчысы авырудан тернәкләнә алмый. Җир-күк сабырлыклары булгандыр, түзә ул. Бер генә көн хезмәттән дә калмый, калган ике баласын да үстерә, матурлыгын да югалтмый. Ә иң сокландырганы - ул беркайчан да эчендәгесен кешегә сиздерми, зарланмый, йөзенә чыгармый.

Юк, бу юлы да барысын да яхшыга юрады ул. Әнә бит улы да берничә елдан гаилә белән күчеп кайтабыз, төп нигезгә йорт салырбыз дип әйтте. Ялгызы торырга да риза иде әле Хәтирә. Бер кыш чыгарлык утынын да әзерләп куйган иде, үзенә җитәрлек бәрәңгесен дә үстерде. Нигезләрең бик беткән, кышын кыен булыр диләр бит. Үзе әйберләрен җыйды, үзе китәсенә ышанмыйча яраткан гөленә барып су сибеп килде, ул да түгел бөтен серен эченә сыйдырган мәчесен сыйпап алды. Бик кадерле булса да, ничек кенә теләсә дә, үзе белән ала алмый шул аларны. Үзе дә килен йортына бара.

Фирганә яклары - туган җир түгел инде. Һавасы да ят, ризыгы да әллә нәрсә генә шунда. Бер тутырып итен, бәрәңгесен ашамагач, сөтен, катыгын эчмәгәч, авыл апаеның тамагы туя димени?! Ачлык заманнарын да башыннан үткәргән Хәтирә азыгына гына күнегер анысы. Тик, аңа аралашу җитмәде. Эштән арып кайткан балалары да, оныклары да аның белән сөйләшеп, хәлләрен сорашып утырмады. Тора-бара Хәтирә дә үз эченә бикләнде, әллә нишләп сәерләнеп калды, йә тәрәз төбендәге гөлен барып эзләп килде, йә өстәл асларыннан мәчесен дәште. Балалар аның бу сәер гадәтләренә әллә ни игътибар итмәделәр, бары тик көлеп кенә карадылар. Әллә нинди ачы хәсрәтләрне дә сабыр канатларында күтәргән йөрәк шәһәр мөхитенә түзә алмады. Күзендәге ялкынын таш стеналар ялмап, юып алды, Хәтирәнең инде гәрәбәсен дә тагасы, беләзеген дә киясе килмәде. Юк, ул бу әйберләрне инде бар дип тә белмәде. Ашаудан калып, тамагыннан ризык үтми башлагач кына, балалары аның хәлен сизде. 3-4 ай эчендә әниләре таш курчакка әверелгән икән ич.

Язга озак калмаган иде. Авылга телеграмма сугып, Хәтирәне кире кайтарачакларын әйттеләр. Тик ул инде ялгызы яшәрлек хәлдә түгел иде. Әлеге дә баягы, Хәмидә меңгә ярылды, өйдәгеләрне дә җайлады, көнгә дүртәр-бишәр тапкыр әнисе янына чапты. "Әни, кал авылда", - димәгәненә бик үкенде, үзенең бөтен бәхетсезлекләрен дә әни хакын хакламаудан күрде.

Бер генә дә бәхете булмады Хәмидәнең. Ире башын ташлап эчте, кул белән тимәсә дә, һәрчак күңелсезлекләр генә китереп торды. Әле тракторы белән кеше коймасын иште, әле башка җиргә барып бәрелде. Эшләгән эшенең дә рәте юк иде. Ахыр чиктә тракторы белән авыл башындагы күлгә төшеп, тракторсыз да, эшсез дә калды, муеннан бурычка да батты. Шулай юкка чыгып, фани дөньядан китеп үк барды. Инде кызы белән генә яшәп калган Хәмидә Хәтирәне үзләренә алып килеп, сонгы көннәрендә бик тәрбияләде, аның бәхиллеген алып, соңгы юлга озатты. Ә үзе үткәннәреннән, хаталарыннан гыйбрәт алып, кызына һәрчак әни җанлы булырга, әнине бөтен байлыклардан да өстенрәк куярга, үзенә кыенлык китерсә дә, әни ягында булырга өйрәтте. Үгет-нәсихәтләр кыз баланың күңеленә сеңеп калды. Хәер, кызлар болай да әни җанлы булалар бит инде алар. Укыган җирендә дә егетләр күз салды Зиләгә, тирә-күрше авыл егетләре дә артыннан чабып карады. Әнисен ялгыз калдырып, авылдан чыгып китәсе килмәде аның. Ахыр чиктә, бәхетем авылдадыр дип, әнисенең фатихасын алып, авылның җырчы егетенә, үзеннән шактый гына олы яшьтәге клуб мөдиренә кияүгә чыкты. Баштарак аңлашып яшәделәр алар, Хәмидә янында да еш кунак булдылар. Ләкин соңрак Зиләнең әнисе йортында ятуын, көнаралаш кунып калуын Ислам ошатмый башлады. Бер үпкәләштеләр, бер дуслаштылар. Зиләнең авырлы икәнен белгәч күкнең җиденче катында йөзеп алдылар. Ислам да: "Бар әниең янына, үзенә генә кыендыр", - дип кенә торды. Ә бу сүзләрнең асылын Зилә бик соңлап, ирсез калгач кына аңлады. Зилә әниләрендә кунганда, ире башка хатын белән чуала икән бит. Күрше хатыннары гына күзен ачты Зиләнең. Тик ул иренә сиздермәде, тавыш чыгармады, бер мавыгып алыр да, бала тугач, тынычланыр дип уйлады. Ислам исә азганнан-аза барып, авылның икенче башындагы хатын белән никах укытып куйды. Әлеге хатын бер ел элек кенә иреннән аерылып, әнисе йортына кайткан, сыенырга урын, торырга йорт кирәк иде аңа. Зилә миңа язган бәхет миңа булыр дип, әрнүләрен эчкә яшереп, горур булып калырга тырышты. Талашып йөрмәде, гауга чыгармады, бөтен назын кызы Диләгә бирде. Хәмидә Зиләдә әнисе сыйфатларын күрде, дәү әнисе кебек кыю да, горур да, акыллы да, сабыр да, бик ыспай да иде кыз. Ләкин икенче яктан үкенде дә, бар ирең янында бул, ирләр алар ялгызлыкны тиз сизеп ала, вакытларын бушка уздырмыйлар диясе калган да бит... Терсәк якын да, тешләп булмый шул...

Дилә әнисе кебек чибәр, мәрхәмәтле булса, әтисенең дә бөтен сәләтен үзенә алган иде. Мәктәптә укыганда ук сәхнәдән төшмәгән, бик күп бәйгеләрдә урыннар алган кыз, мәдәният институтын тәмамлады, берничә ел башкалада мәдәният сараенда эшләгәннән соң, мәдәният министрлыгына чакырып алдылар аны. Бүген инде Дилә бүлек җитәкчесе. Авылга да бик еш кайта. Әбисе белән әнисенең җитеш, матур тормышта яшәве белән горурлана. Үзен бар дип тә белмәгән әтисенең балалары белән дә аралаша.

Хәмидә генә борчулы бу көннәрдә. Тагын яшәгән кадәр яшәмәячәген бик яхшы белә ул. Юктан гына хәле китеп ала, кәефе төшә. Бер яктан аның кызы җанын көйдерә. Гомере буе әни дип яшәгән кызы шушы зур йортта ялгыз калачак бит. Утырып чәй эчәр, серең сөйләр кешең дә булмасын инде. Айга ике кайткан кыз белән күпме сөйләшә алыр. Эх, кияүгә чыккан елларында ук бу турыда уйланган булса.... Икенче яктан оныгы борчый аны. Аңа нинди васият әйтергә соң, әни хакын хаклап яшә дипме, әллә иреңнең колы бул, үз тормышыңны көйлә дипме? Менә шушы уйлар тынгы бирми аңа. Ничә буын арасыннан бер Диләнең генә булса да тулы бәхетле булырга хакы бардыр бит....

Соңгы сәгате җиткәндә дә, Хәмидә оныгы белән утырыш сөйләшергә кыюлык тапмады. Барлык уй-теләкләрен эченә бикләп, мәңгелеккә күзен йомды. Күңеленә тынычлык иңде, чөнки дәү әнисе укыган догалар, әнисе кылган игелекләр Диләне һичшиксез бәхетле итәсенә ул ышана иде.

Язмыш китабы туганда ук языла дисәләр дә, кешене үзе салган сукмак бәхеткә алып бара шул. Тик сукмакларны ничек бутамаска? Кайсы юл бәхеткә илтә?!

Ләйлә Вәлиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев