Казан-Буа трассасында һәм М7 юлында күпер һәм юл үткәргечләр төзекләндерелде
Эш Буа һәм Биектау районнарында башкарылды.
(16 декабрь, “Апастово-информ”).
Казан-Буа-Ульяновск һәм М7 трассаларында ике күпер ремонтланды. Буа районында Зөя елгасы аркылы күпер һәм Биектау районында юл кичеше төзекләндерелде.
“Башкарылган эшләр бу урыннарда куркынычсызлык таләпләрен үтәргә мөмкинлек бирә. Чөнки, ул күперләр һәм юл кичешләре 1985нче елда ук төзелгән иделәр”, - дип хәбәр итәләр “ВолгоВятскуправтодор” матбугат үзәгеннән.
Ремонт барышында күпер астыннан үтү аралыгы да биекләтелде, баганалар төзекләндерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев