Реклама
Җәмгыять
Kazan Digital Week-2022 сентябрьдә гибрид форматта узачак
Цифрлаштыру елы кысаларында 21-24 сентябрь көннәрендә «Казан Экспо» Халыкара мәгълүмат үзәгендә Kazan Digital Week халыкара форумын үткәрәчәкләр, дип хәбәр итәләр оештыручылар.
Цифрлы интеллектуаль технологияләрне уйлап табучыларга һәм кулланучыларга юнәлдерелгән чара гибрид форматта «интеллектуаль транспорт системалары», «цифрлы индустрия 4.0», «Кибербезопасность», «финтех экосистемасы» һ. б. юнәлешләр буенча узачак.
Мастер-класслар, күргәзмә, тематик секцияләр, панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр һ.б. планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев