Казан - “Хезмәт Даны шәһәре” исеменә лаек, дип белдерде РФ Дәүләт Думасы депутаты
Татарстан башкаласы мактаулы исемгә дәгъвалаучыларның берсе булып тора.
(15 июнь, “Апастово-информ”).
Казанның “Хезмәт Даны шәһәре” исемен алуга барлык мөмкинлеге бар. Ул моңа чын мәгънәсендә лаек. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутаты Гаджимурад Омаров белдерде.
“Минем уйлавымча, Казан шәһәренең бу мактаулы исемне алуга хокукы бар. Чөнки, ул Бөек Ватан сугышы елларында зур батырлыклар күрсәтте”, - ди депутат.
Бөек Ватан сугышы елларында республикага бик күп санда предприятиеләр һәм заводлар эвакуацияләнде, Казаннан фронтка күп кенә азык-төлек җибәрелде, дип искәртә Парламентарий башкалабыз турында.
Омаров фикеренчә, боларның барысы да - илебез халкы өчен, яшьләр өчен үрнәк булып тора. Яшьләр үзләренең әби-бабалары үрнәгенә ияреп, Казан шәһәрен тагын да үстерергә тиешләр.
“Яңа елдан Россиядә “Хезмәт Даны шәһәре” мактаулы исемен кертү турындагы закон проектын депутатлар быелның февраль аенда хупладылар. Март башында законга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.
Казан өчен za.kzn.ru. сайтында тавыш бирергә мөмкин. Исемлектә Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүгә аеруча зур өлеш керткән 20 шәһәр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев