Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казан шәһәренә сәяхәт кылучы көмеш волонтерлар тәэсирләре белән уртаклаша

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында район башлыгы Айрат Җиһаншин тарафыннан көмеш волонтерлар өчен күңелле сәяхәт оештырылды.

(6 октябрь, Апастово-информ)
Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итәргә теләк белдереп, носилкалар, эчке киемнәр тегүдә, маскировка  челтәрләре үрүдә һәм кирәк-яраклар булдыруда булышлык күрсәткән өлкәннәргә аеруча зур игътибар һәм хөрмәт күрсәтелә. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан изге эштә булучы өлкән волонтерлар өчен район башлыгы Айрат Җиһаншин тарафыннан Казан шәһәренә сәяхәт оештырылды. Барлыгы 56 өлкән волонтер Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булдылар,  биредәге робототехника, биотех, 3D-модельләштерү, программалаштыру, прототиплаштыру буенча төрле белем бирү киңлекләре эшчәнлекләре белән таныштылар. Тәмле чәйләр эчеп, ял итеп алганнан соң Галиәскәр Камал театрында "Биш кич"  исемле спектакль карадылар. 
"Сәяхәт өлкәннәребез өчен күңелле, мәңге онытылмаслык ял булды. Алар хөрмәт итеп, матур бәйрәм оештырган район башлыгы Айрат Җиһаншинга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәләр",- дип хәбәр итте районның волонтерлык хәрәкәте кураторы Айгөл Идиятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев