«Казан утлары» журналы язучы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгара
Журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, повестьнең кызыклы сюжетына басым ясап, «Бик укылышлы китап булачак», — дип фаразлый. Повестьтән тыш, китапка Марат Кәбировның тагын бер әсәре керәчәк, аны Галиуллин «сюрприз булачак», дип аңлатты.
(27 гыйнвар, "Апастово-информ").
«Киллер» китабын Татарстан районнарында чыга торган газеталар редакцияләрендә һәм республикадагы китап кибетләрендә сатып алып булачак.
Китап «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән «Идел пресс» нәшриятында басылып чыгачак. Форматы — кесә китабы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев