Казанда автобуста битлексез баручыны штрафка тарттылар
Полиция хезмәткәрләре кибетләрдә һәм транспортта татарстанлыларны битлек кигәнлекләрен тикшерәләр.
(3 октябрь, “Апастово-информ”).
Бүген битлек режимын үтәүнең торышын Яңа-Савин районында тикшерделәр. Беренче автобуста ук, полиция хезмәткәрләре саклану чараларын күрмәгән бер кызны күреп алдылар.
“Мин автобуста хастаханәдән кайта идем. Битлегемне шунда онытканмын”, - дип акланырга тырышты ул автобустан чыкканда.
Тукталышта ук бу кызга протокол төзеделәр. Аңа хәзер бер мең сумнан утыз мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләргә мөмкин.
Бер сәгать барган тикшерү вакытында өч битлек режимын бозучыны ачыкладылар, алты пассажир белән профилактик аңлату эшләре алып бардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев