Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Казанның Жилплощадка микрорайонында көпә-көндез бер баланы урларга җыенулары турындагы шундый эчтәлектәге хәбәр таратылды. Имеш, кавказ милләтеннән булган хатын-кыз әлеге малайны машинага утыртып алып китәргә теләгән. Әнисе килеп чыккач, тизрәк табан ялтыраткан...
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы әлеге хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвен җиткерде. "Эчке эшләр министрлыгы рәсми рәвештә әлеге хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвен белдерә", - диелә идарә тармагының хәбәрендә.
Чыганак: intertat.ru
Нет комментариев