Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда пылау пеште, самоварда чәй кайнады

Олы Бакырчылылар да язны бәйрәмчә каршыладылар.

(22 март, “Апастово-информ”).


Олы Бакырчы мәдәният йорты каршында “Хуш киләсең, Нәүрүз!” дип исемләнгән бәйрәм узды. Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре оештырган Язны каршы алу бәйрәмендә балалар да, өлкәннәр дә катнашты, төрле уеннарда ярышып, бүләкләр дә отты. Бәйрәмгә җыелган халык кайнар пылаудан, самовар чәйләре белән коймактан авыз итте.

 


“Бәйрәмдә катнашучы һәркемнең теләге бер – хәерле, тыныч җәйләр җитсен, дөньялар тыныч булып, егетләребез исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсыннар иде”, - дип хәбәр итәләр Бакырчылылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев