Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда шәхси балалар бакчасы янган (ФОТО, ВИДЕО)

Казанның Константиновка бистәсендәге «Балалар җире» шәхси балалар бакчасы түбәсенә ут капкан. Янгыннан ике тәрбияче һәм 14 бала үзләре чыгып котыла алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бердәм ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыру 112номерына Константиновка бистәсеннән хәбәр килде. Анда Привольная урамында «Балалар җире» шәхси балалар бакчасының түбәсе януы турында әйтелде», - диделәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.   Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта ике тәрбияче һәм 14 бала үзләре бакча бинасыннан чыгып киткән булган.   Янгын сүндерүчеләр 15 минутта янгынны сүндергән. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.

 

  Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26345

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев