Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казандагы мәчеттән ике кеше сәдака акчалары урлаган

Казанның Әмәт бистәсе мәчетеннән сәдака акчаларын урлаганнар.

Бу турыда ике көн элек хәбәр килгән. Росгвардиянең Татарстан идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га шул турыда сөйләделәр.

Мәчетнең имамы тәртип саклаучыларга мәчеттән ике билгесез кешенең сәдака акчалары җыя торган тартманы урлавын әйтә. Аларны видеокамералар төшереп торган. Җинаятьчеләрне тоткарлый алмыйлар.

Берничә көн узгач, Росгвардия отряды Сәлимҗанов урамында урнашкан фастфуд кафесына чакыру буенча килә. Анда ике кунак җәнҗал чыгарган. Мәчеттән акча урлаучы шуларның берсе булып чыга. 48 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар һәм полициягә илтәләр. «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-macettan-sadaka-akcalary-urlagan-ir-at-kafeda-anal-kuptaryp-totylgan-5861105

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев