Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казаннан татарстанлыларның беренче ике төркеме хаҗга китте

Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиләренең беренче ике төркеме олы сәфәргә кузгалып китте.

98 кешедән торган төркем Казан – Истанбул, Истанбул – Җиддә, Җиддә – Мәккә шәһәрләре аша узачак. Кире кайту Мәдинә – Истанбул – Казан маршруты буенча 21нче июльдә булачак.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хаҗ сәфәрен кылу Россия мөселманнары өчен 2020 елда пандемия башланганнан бирле беренче мөмкинлек булды.

Быелгы хаҗ сезонының үзенчәлекләрен Согуд Гарәбстаны Хаҗ министрлыгы билгеләде – аның тарафыннан таләпләр куелды: хаҗиләрнең яше 65 яшьтән югары булырга тиеш түгел; 10 еллык биометрик чит ил паспорты булу, аның 6 айга кадәр срогы чыкмаска тиеш булу; коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасы ясатылган булу, сәфәргә чыгу алдыннан ПЦР-тест тапшыру.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazannan-tatarstanlylarnyn-berence-ike-torkeme-xaga-kuzgalyp-kitte-5856561

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев