Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанның яңа җирләрендә чаңгы-биатлон базасы ясыйлар

Татарстан башкаласына Лаеш районы Матюшино авыл җирлегенең 6 участогын берләштерү буенча закон 16нчы ноябрьдә гамәлгә керә.

(25 июль,“Апастово-информ”).


Быел көз көне Казанга беркетеләчәк яңа җирләрдә заманча спорт комплексы төзеләчәк. Бу турыда шәһәрнең архитектура һәм төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Анастасия Латыпова белдерде.
“Казанга беркетелгән яңа территориядә чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча махсус спорт комплексы төзү планлаштырыла”, - диде Латыпова.

Реклама

Аның белдерүенчә, комплекста профессиональ спортсменнар да, әле яңа гына спорт белән шөгыльләнә башлаучылар да көчләрен сынап карый алачаклар. Трассаның озынлыгы 5 километр, киңлеге 12 метр. Җәйге сезон өчен махсус асфальт сукмак - юл төзелә. Комплекслы төзү инде башланган. Аның беренче чиратын быел ук файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев