Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Болгаер авыл китапханәсенә күп балалы әниләр килде

Кече Болгаер авыл китапханәсендә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Дөньядагы иң яхшы әни» исемле бәйрәм кичәсе узды.

(7 март, “Апастово-информ”).


Кичәгә күп балалы әниләр чакырылды.
“Бәйрәм кичәсен матур әдәбият битләрендә төрле язучыларның гүзәл затларыбызга багышлап язылган матур өзекләрен укудан башлап җибәрдек. Матур җырлар, кызыклы уеннар белән бәйрәм үрелеп барды. Татар халык иҗатына кертелгән гаилә, хатын-кызларга багышланган мәкальләрдән торган "Башы төендә, дәвамы сездән" дип аталган фольклор уенны да әниләр бик оста башкарды. Гаиләдә кулланыла торган биремнәргә дә тиз җавап бирде алар. "Китап конфетлары" дигән җырлы уенны да бик теләп яңгыратты әниләр. Кичә чәй табыны артында җылы аралашу, матур теләкләр теләп тәмамланды”, - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев