Кече Болгаер авылының китап укучы өлкәннәре очрашты
Кече Болгаер авыл китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ,,Катаямыни соң йөрәк'' исемле кичә узды.
(5 октябрь, “Апастово-информ“).
Бәйрәмдә иң актив өлкән китап укучылар белән бергә балалар да катнашты. ,,Карлыгач' 'балалар бакчасындагы нәниләр өлкәннәр өчен ,,Шалкан ''әкиятен уйнап, бердәм көч таулар күчерергә сәләтле икәнен ачып бирделәр. Өлкәннәр соклануарын белдерделәр.
Авыл җирлеге башлыгының бәйрәм белән котлавын кабул иттеләр. Мәдәни-милли мирас елы уңаеннан вакытлы матбугат язмаларына күзәтү ясадылар. Күңел төшенкелегенә бирешмәс өчен күңелле ,,Башы телемдә, ахыры төен очында'' дигән уенда катнашып зирәклекләрен күрсәттеләр. Тормышчан кызыклы сорауларга да җавап бирделәр. Балалар өлкәннәрне чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләделәр.
Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Күтәренке күңел, рәхмәт хисләре белән өлкәннәребез бәйрәмнән өйләренә таралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев