Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Болгаер балалары батырларның исемен барлады

Кече Болгаер авыл китапханәсе балалар бакчасы, мәктәп укучылары безгә тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнарның истәлекләрен барлады.

(9 май, "Апастово-информ").

 "Зур Болгаер авыл җирлегеннән сугышка 420 кеше киткән. Шуларның 206 сы гына туган якларына әйләнеп кайткан. 214 сугышчы чит җирләрдә һәлак булган. Әлеге батырлыклар хакында үсеп килүче буыннарга һәрдаим төрле кичәләр аша җиткерүне максат итеп алдык. Сугышчы үткән юлларны ачып бирүче төзегән альбомнарны балалар аеруча да кызыксынып тарихны барлады. Хәтер китапларыннан сугышчан бабаларының батырлыкларын хәтердән яңарттылар", - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.

 Җирлегебездән чыккан Әнсар Галиевның "Олы Болгаер батырлары"  китабына да күзәтү ясады алар. Батырлыклар турынданы китаплардан өзекләр укыдылар. 

"Георгий тасмасы" ның тарихы белән таныштылар, сугышчан фильмдагы батырлык күрсәткән өзекләрне карап үз фикерләрен җиткерделәр. Апас районы батырларына багышлап язылган "Алар илгә җиңү алып кайтты китабының битләрен җирлегебездән җиңүгә үз өлешен керткән сугышчан батырларны барладылар", - ди китапханәче.

Кичә авыл уртасындагы һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев