Реклама
Җәмгыять
Кече Болгаер балалары туган телдә сөйләшә
Кече Болгаер авылында 21 февраль - Туган тел көне уңаеннан «Туган тел - халыкның җаны» кичәсе узды.
(22 февраль, "Апастово-информ").
Балаларга туган телне өйрэтү, саклау , әдәби сөйләмнәрен үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү кичәнең максаты иде. Бу хакта мәдәният һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре хәбәр итте.
Балалар Халыкара туган тел кичәсендә берсеннән-берсе үзенчәлекле шигырьләр сөйләделәр. Мәдәниятебезне , гореф-гадәтләрне саклау елын исәпкә алып ,,Туган тел" турында фольклор уенда катнаштылар. Туган телдә иң еш куллана торган сүзләрне җиткерделәр, мәгънәләре турында кирәкле фикерләр ишеттеләр.
"Карлыгач " балалар бакчасы тәрбиячесе балаларга кара-каршы ягымлы сузләр әйттерде.
Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев