Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Болгаер китапханәсе эшчәнлеге Бөтенроссия китапханә конгрессында яктыртылды

Биектау районында «Күп полярлы дөньяда китапханә» Бөтенроссия Китапханә конгрессы кысаларында авыл китапханәләре секциясенең күчмә утырышы узды. Аның темасы “Авыл китапханәсе. Замана сулышы” иде.

(24 май, “Апастово-информ”).

Утырышта Россиянең төрле өлкәләреннән һәм республикаларыннан 70тән артык вәкил катнашты: Мәскәү, Пермь крае, Ленинград, Рязань, Ростов, Ырымбур, Мурманск өлкәләреннән, Ханты-Манси автономияле округы һәм Якутиядән килгән китапханәчеләр арасында райондашларыбыз да бар иде.

Кече Болгаер авылы китапханәчесе Гөлүсә Гайфуллина район данын яклады. Ул Кече Болгаер авыл китапханәсенең "Авыл җирендә китапханә эшчәнлеге" буенча чыгыш ясады.

Кече Болгаерда 87 ел элек (1937) оешкан" Уку өе" шушы көнгә кадәр китап сөючеләргә үзенең эшен дәвам итә. Кече Болгаер авылында урнашкан авыл китапханәсенең ишекләре бикләнеп тормый. Төрле яшьтәге кешеләр, үз мәнфәгатьләрен, кызыксынуларын канәгатьләндерер өчен шунда киләләр. Без- мәктәп балаларының да яраткан урыны ул - авыл китапханәсе.

Китапханәченең китап укучылар белән күп кенә конкурсларда, акцияләрдә катнашып алган Дипломнар, Грамоталар, сертификатлар, Рәхмәт хатлары бар. 2018 нче елда Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан авыл китапханәләре арасында "Иң яхшы авыл китапханәсе" булып танылды һәм 100мең сумлык грантка, 2021 елда - Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" дип танылып, 50 мең сумлык грантка ия булды. Мәдәният министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасына ия булган, 26 ел әлеге хезмәттә әйдәп баручы китапханәче буларак Гөлүсә Гайфуллина эшчәнлеген яктыртты һәм җылы фикерләр ишетте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев