Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Болгаер китапханәсенә Кыш бабай килгән

Кече Болгаер авыл китапханәсендә «Без күптән зарыгып көттек» дип аталган бәйрәм кичәсе узды.

(19 декабрь, "Апастово-информ").


Әлеге бәйрәмнең максаты : төрле могҗизаларны искә алып , балалар күңеленә салу, иң истә калучы хатирәләрне барлау. Бәйрәмдә балалар бик теләп төрле кызыклы уеннарда катнаштылар, призлар оттылар, мавыктыргыч уеннарда куңел ачтылар. Кыш бабай балаларны бәйрәм белән котлап әзерләп килгән биремнәрдә сынап карады үзләрен. Яңа ел бәйрәменең әһәмияте хакында белешмәләр алдылар, зирәклекләренә сокланып Кыш бабай бүләкләр өләште. "Кар бөртекләре " дигән уенда осталыкларын белгерттеләр. Әкият геройлары булып киенеп тамашачыга тәгьдим иттеләр. "Аждаһа елы" елы турында сынамышлар тыңладылар. Кыш бабай өләшкән бүләкләр белән өйләренә таралдылар. Әлеге тамашаны балалар бик яратып тамаша кылды.
Бу хакта китапханәче Гөлүсә Гайфуллина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев