Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кече Болгаер китапханәсендә яшь буын батыр авылдашлары белән очрашты

Кече Болгаер авыл китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне, Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 35 ел тулу уңаеннан «Ватанга хезмәт итү - зур хөрмәт» дип аталган патриотик тәрбия чарасы узды.

(23 февраль, "Апастово-информ").


Кичәдә авылдашыбыз Әфганстан җирендә солдат бурычын иң каты бәрелешләр барган елларда хезмәт иткән Хәйруллин Айдар Әнвәр улы катнашты. Шулай ук Украинада хәрби операциядә булучы Рифат Фәйзуллинның әнисе Фирая Фәйзуллина да чакырулы иде.

"Үсеп килуче буыннар тыныч тормыш хакына дип үзләренең гомерләрен аямыйча көрәшкән батырларны онытмасынар, патриотик тәрбия аша балаларда гражданлык хисенә ия булган шәхесләр булып тәрбияләнүләрен, Ватанга лаеклы уллары булып үсүләрен теләп эш алып барыла. Тарихны барлап киләчәк буыннарга дәвам иттерү өчен төрле алымнар кулланыла. Әлеге чарада укучылар язучы Рафис Корбановның "Батырларга шигырь» поэмасын яңгыраттылар. Җирлегебездә туып үскән Әнсар Галиевның "Олы Болгаер батырлары" китабы белән таныштылар", -ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.

Әфганчы авылдашыбызның үсеп килүче буыннарга сөйлисе сузләре, теләкләре бик куп иде. Булачак солдатлар үзләре кызыксынган сораулар бирделәр. Күкрәгендәге орден, медальләре хакында кара-каршы җылы әңгәмә кордылар.

Улы Хәрби операциядә булган солдат әнисе сүзләрен шигъри юллар аша җиткерде. Ана күңелендәге борчу-мәшәкәтьләр әлеге юлларга сыеп, бик тетрәнгеч яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев