Кече Болгаерда хәрбиләргә өй токмачы кистеләр
Кече Болгаер мәдәният йортында «Ярдәм янәшә” акциясенә кушылып өй токмачы әзерләделәр.
“Кызлар белән җыелышып, махсус хәрби операциядәге егетләргә күңел җылыбызны биреп өй токмачы әзерләдек. Районнан барган күчтәнәчләребезне исән-сау илтеп җиткереп, батыр егетләребезгә хәерле ризык булсын иде. Без биредә булсак та, йөрәгебез, күңелебез белән сезнең янда, егетләр. Тынычлык алып, тизрәк якыннарыгыз янына кайтыгыз”, - дип хәбәр итә Ләлә Фәйзуллина.
Әлеге изге эшкә уңган куллы ханымнар бик теләп кушылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев