Кече Болгаердан Гөлүсә Гайфуллина мунча себеркесен төрле үләннәр кушып бәйли
Табигатьнең бай һәм юмарт чагы. Корылык сәбәпле, уңыш азрак булса да, табигатьтән шифа эзләүчеләр кыш буена җитәрлек дару үләннәрен, себеркесен әзерләп калырга тырыша.
(10 июль, “Апастово-информ”).
Кече Болгаер авылында яшәүче Гөлүсә Гайфуллина да мәтрүшкәсен дә җыеп киптерергә куйган. Мунча себеркеләрен дә бәйләп элгән.
“Каен себеркесе эфир майларына һәм витаминнарга бай, чабынганда организмнан шлакларны чыгара, көт-куәт арта, кәеф күтәрелә. Бөерләре авырткан, астма чирле кешеләргә уңай йогынты ясый, мускуллар, буыннар өчен файдалы, яраларны төзәтә”, - ди ул.
Гөлүсә Гайфуллина үзенең киңәшләрен дә бирә:
Борынгы төркиләр себеркене болай бәйләгән – каен себеркесенең уртасына бер имән, бер чәчәк аткан юкә ботагы, ак әрем, кычыткан, бөтнек, зәңгәр мәтрүшкә куеп бәйлисең. Тәнгә дә шифалы, мунчада да хуш ис тарала. Себеркене зур итеп ясарга кирәкми, ул кулда уйнатып йөрерлек, таман гына булу шарт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев