Кече Болгаердан Вәлиевлар солдат улларын каршы алды
Кече Болгаер егете Рәзил Вәлиев хәрби бурычын үтәп туган нигезенә кайтты.
(8 декабрь, “Апастово-информ”).
Бу көннәрдә Таһир һәм Рания Вәлиевлар шатлыклы хисләр кичерде. Аларның уллары тормыш мәктәбен үтеп, горурлык белән әти-әнисе янына кайтты. Аны якыннары, дуслары, авылдашлары каршы алды.
“Бер ел элек улыбызны солдат хезмәтенә озаткан идек. Дөрес, балаң читтә булганда күңелең белән син дә аның янында буласың. Санаулы көннәр үтте. Без бүген бит шат. Алда да имин, матур киләчәк көтсен”, - ди әнисе Рания Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев