Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кече Күккүз авылында гомер итүче Анна әбигә 95 яшь тулды

Анна әби Шакирова олугъ юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

(20 нче июль, “Апастово-информ”).
Бүгенге көндә ул Апаста кызы Сания, кияве Рафис тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.
Анна әби сугыш чоры баласы. Тула якларыннан ул. Бөек Ватан сугышы башланганда 11 яшендә була. Алар яши торган авылга немецлар урнаша.
“Ул вакытларны искә төшерергә дә куркыныч. Немецлар безнең өйдә яшәделәр, идәндә салам җәеп йоклаганнарын хәтерлим. Бервакыт ялгыш берсенең аягына басканмын. Шундый ачуланды, икенчесе туктатып калды. Аннан соң Зоя Космодемьянскаяны җәзалаганда бөтен авыл белән куып икенче авылга карарга алып бардылар. Бик куркыныч иде. Балаларга күрергә язмасын”, - дип күз яшьләре белән сөйли әби.
Сугыштан соң эш эзләп Грузия якларына чыгып китә. Хәрби частька пешекче булып урнаша. Шунда үзенең ярын очрата. Ике елдан иренең туган авылына Кече Күккүзгә кайтып төпләнәләр. Гомер буе шәһәрдә яшәгән кыз авыл тормышына ияләшә. Кайнанасы ярдәме белән барлык эшләргә өйрәнә. 6 бала тәрбияләп үстерәләр.
“Әниебез рус милләтеннән булса да безгә татар исемнәре биргән. Ике динне дә хөрмәт итеп яши. Үзе генә тора алмагач алып килдек. Чистада, кадер-хөрмәттә аның һәр көне. Алдагы көннәрдә дә үз аягында йөреп, акылында булып безне шатландырып яшәсен иде”, -дип изге теләкләрен җиткерде кызы Сания апа Мингәрәева.
Анна әбине оныклары, оныкчыклары да бик яраталар. Яныннан да китмиләр.
“Үзен бабуля дип әйтергә өйрәтте. Кечкенәдән эшкә өйрәтеп тәрбияләде. Хәзер балаларны мәктәптән көтеп ала, киңәшләрен бирә. Без аны бик яратабыз”, - диде оныгы Альбина Хәмидуллина.Район башкарма комитетының эшләр буенча җитәкчесе Ринат Гыйльфанов юбилярны район башлыгы исеменнән кайнар котлап Ил башлыгының һәм район башлыгының Котлау открыткаларын, чәчәк бәйләмен тапшырды. Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова изге теләген һәм бүләген ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев