Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Күккүздән Маһирә әби Бикбулатова котлаулар кабул итте

Кече Күккүздә яшәүче Маһирә әби Бикбулатова 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

(20 октябрь, “Апастово-информ”).



Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов һәм Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова район башлыгы исеменнән котлаулар ирештереп, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар


Маһирә әби Бикбулатова – 6 бала әнисе. Бүген балаларының кадер-хөрмәтен күреп, олы хасияттә гомер итә.


-Сугыш чоры авырлыкларын да күп күрдем. Әниебез бик иртә вафат булды. Үги әни белән үстек. Колхозда эшләдем, сыер саудым. Эшләп гомер иттек, - ди әби.

Маһирә әби матур җырларын суза, догалар укый. Яшьлек чорларын, тормыш юлын гыйбрәт итеп сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев