Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Болгаер авылында яшәүче Әлфия әби Минһаҗевага 90 яшь тулды

Әбинең язмышы белән кызыксынып телефоннан хәбәргә чыктым.

(13 декабрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Язмыш Әлфия әбине авырлыклар, хәсрәтләр белән шактый кыерсытса да, искиткеч шат күңелле, аралашырга яратучан, кызыклы шәхес булып чыкты ул.
“Ишле гаиләдә туып-үстем. Әни безне - биш баласын ялгыз тәрбияләде. Кешедән ким-хур булмасыннар дип, безне аякка бастырыр өчен, көне-төне эштә булды. Безне дә яшьтән үк хезмәткә өйрәтте. Сыердан язмыйк дип, язгы суларда бата-бата кырдан салам ташыдык. Үлән ашап үссәк тә, бер генә дә чирләп ятканымны хәтерләмим”, - дип сөйли башлады Әлфия әби.
Исемдә чагымда сөйләп калыйм әле дип, гомеренең һәр чорын искә алырга тырышты ул.
“15 яшемдә урман кисәргә киттем. Өскә кияргә рәтле кием юк, аякларда чабата белән Тәтеш, Кама Тамагы, Биябашы урманнарында урман кисү эшләрендә булдым. Бер ел тракторда эшләдем. Бозаулар карадым. Хезмәтемне бәяләп, бозау кадәр бозау бирделәр үземә”, - дип дәвам итте әби.
Әлфия әбинең бар гомере колхоз хезмәте белән бәйләнгән. Сукасын да сукалаган, урманын да ташыган, сыерлар да сауган ул.
“Эшләмәгән эшем калмады. Хезмәтем зур бәя алды, клубка халык җыеп, район җитәкчеләре хөрмәтләп медаль дә тапшырдылар, лаеклы ялга зурлап озаттылар үземне”, - дип искә алды ул.
Әлфия әби тормыш иптәше Сәлимулла абый белән 6 балага гомер бүләк итән. Тик кызганыч, бер баласын сабый килеш югалтканнар. 55 яшендә икенче улы вафат булган. Былтыр бер-бер артлы тагын ике улын соңгы юлга озаткан. Дүрт тапкыр бала югалту хәсрәтләре кичерсә дә, бүгенге көненә риза булып, якыннарына бәхет теләп, кызы Фирдания апа тәрбиясендә гомер кичерә.
“Баш өстемнән бик күп җилләр иссә дә, картлыгым шөкер итәрлек. Кызларым, онык-оныкчыкларым ялгызымны калдырмыйлар. Туган көнемдә дә бик зурладылар үземне. Табын да кордылар, Ил башлыгы, район, җирлек, агрофирма җитәкчеләренең бүләкләрен дә алдым, шуларга да куанып утырам әле”, - дип сөенә Әлфия әби. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев