Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кече Болгаер китапханәсе иң актив китап укучы өлкәннәрен җыйды

Биредә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Гомеремнең алтын көзе” дип исемләнгән кичә узды.

(1 октябрь, “Апастово-информ”).


“Бәйрәм кичәсендә катнашучыларның барысы да авыл хуҗалыгы тармагында эшләп чыккан кешеләр. Ә безнең өчен алар - китапханәбезне якын күрүче, иң актив китап укучылар. Өлкәннәребез хөрмәтенә оештырылган кичә бик җылы, истәлекле узды. Көзге муллык күргәзмәсенә нигезләнеп, “Бакча - ямь һәм тәм” темасына эчкерсез сөйләшеп утырдык. Өлкәннәребезнең барысы да җыр-моңга осталар, гармун көйләренә кушылып матур җырлар яңгыраттылар, яшьлекләрен искә алдылар. Бәйрәм белән котларга Болгаер бүлекчәсе идарәчесе Нияз Гайфуллин да килгән иде. Ул өлкәннәргә иң изге, ихлас теләкләрен җиткерде. Өлкәннәребез бәйрәм чарасыннан бик канәгать булып, кабат очрашулар язсын иде, дигән теләктә калдылар”, - дип хәбәр итә китапханә мөдире Гөлүсә Гайфуллина.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев