Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кече Болгаерда әдәби-музыкаль кичә үтте

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Кече Болгаер авыл китапханәсендә "И татлы тел-туган тел, анам сөйләп торган тел", - дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. "Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр" Туган тел! Барыбыз өчен дә газиз бу сүз, чөнки берни белән дә алыштыргысыз. Кадерле "әти", "әни" сүзләрен...

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Кече Болгаер авыл китапханәсендә "И татлы тел-туган тел, анам сөйләп торган тел", - дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. "Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр"

Туган тел! Барыбыз өчен дә газиз бу сүз, чөнки берни белән дә алыштыргысыз. Кадерле "әти", "әни" сүзләрен иң беренче башлап туган телебездә әйтәбез. Туган тел төшенчәсенә зур мәгьнә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге, кадерле сүз. Бала беренче тапкыр тәүге сүзләрне әнисеннән өйрәнә, шуңа күрә дә ул ана теле дип атала. Әле сүзләр матур әдәбият битләрендә генә калмыйча балалар күңеленә салына икән, бу куанычлы хәл. Әлеге кичәдә балалар язучылары: Г.Тукай, Р.Корбан, Р.Миннуллин, Л.Шәех, Н.Мадьяров иҗат иткән шигырьләрен бик осталык белән сәнгатьле итеп сөйләделәр. Балаларның әлеге кичәгә ныклап әзерләнгәнлекләре күренеп торды. Монда әти -әниләрнең дә өлеше бик зур. Киләчәктә дә балалар бүгенгедәй саф, матур татар телен онытмасыннар! Тырышып укысыннар, туган телгә булган мәхәббәтләре тагын да камилләшсен, үссен. Чөнки, туган телебезне саклау безнең бурыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев