Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Болгаердан Лукина Регина: Сез биргән белем – минем өчен зур байлык

Минем иң яраткан, мәрхәмәтле, сөйкемле, оста куллы, алтын телле, акыллы, уңган, матур, кадерле укытучым - Ләйсән Зиннатуллина. Кадерле Ләйсән апа! Шушы 9 ел эчендә сез минем өчен укытучы апа булып кына түгел, ә якын дус булып та калдыгыз. Сез мине гел яклый, хәлләремне уртаклаша идегез, миңа бар яклап ярдәм күрсәттегез....

Минем иң яраткан, мәрхәмәтле, сөйкемле, оста куллы, алтын телле, акыллы, уңган, матур, кадерле укытучым - Ләйсән Зиннатуллина.

Кадерле Ләйсән апа! Шушы 9 ел эчендә сез минем өчен укытучы апа булып кына түгел, ә якын дус булып та калдыгыз. Сез мине гел яклый, хәлләремне уртаклаша идегез, миңа бар яклап ярдәм күрсәттегез. Сезнең биргән белемегез - минем өчен зур байлык. Сезнең ярдәм белән генә, мин Англия королевасының яраткан төсе - сары төс икәнен белдем, "Hallowen" бәйрәмен яраттым, "Мария Тюссо» музее белән таныштым, Англиядә иң таналган спорт төре - футбол икәнен, инглизләрнең яраткан ризыгы "Fish and chips", безнең телгә әйләндергәч, балык һәм бәрәңге икәнен дә белдем. Сезнең безгә биргән белемегезне санап бетерлек түгел. Хөрмәтле Ләйсән апа, мин сезнең алдыгызда баш иям. Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм, корычтай нык сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, бәхет, шатлык теләп калам. Укытучылар көне белән, хөрмәтле укытучым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев