Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Күккүз балалары музейда кунак булды

Халыкара гаилә көне һәм Халыкара музейлар көне уңаеннан, Кече Күккүз клубына балалар бакчасы нәниләре кунакка килде.

(18 май, “Апастово-информ”).


2022 ел - Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Илебездә яшәүче халыкларның мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен, этно-мәдәни күптөрлелеген, төрле милләт вәкилләренең мәдәни үзенчәлеген һәм этник уртаклыгын саклауга аеруча игътибар бирелә. Чара да әлеге максаттан узды.
Балалар бакчасы нәниләре Кече Күккүз клубының бер почмагында урнашкан музей белән таныштылар.
“Балаларны элеккеге киемнәр, өй җиһазлары, савыт-сабалар, эш кораллары белән таныштырдык. Хәзер кулланылышта булмаса да, балалар күреп, белеп үсә. Экспонатларны тотып та карадылар, күп мәгълүмат алдылар. Кечкенә генә булсалар да үткәнебез белән кызыксынып сораулар да бирделәр”, - клуб мөдире Гөлүзә Зәйнуллина.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев