Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Күккүздән Җиһаншиннар 66 ел парлы гомер юлы узган

Кече Күккүз авылыннан Хәлим һәм Рокыя Җиһаншиннар шатлыкларын да, борчуларын да уртак итеп 66 ел парлы гомер иткәннәр. Бүген гаиләдә 4 буын вәкиле бер йодрык булып яшиләр. Яшьләр өлкәннәргә хөрмәт белән караса, үзләре ак күңелле әби-бабай буларак, тәрбия орлыклары өләшә.

-Икебез дә туган авылда төпләнеп калдык. Туганнан бирле шушы авылда эшләп үскән буын без. Бергә укып, бергә эшләп, бергә матур гомер дә итәбез, - ди Хәлим абый.
Җиһаншиннар 4 балага гомер бүләк иткән, аларга чын хезмәт тәрбиясе биргән. Кызганыч, бала хәсрәтләре дә аларны читләтеп узмаган. 2 балаларын вакытсыз югалтканнар.
-Тату гаилә булсын өчен бер-береңне хөрмәт итәргә, авырлыклар килгәндә үткәрә белергә, атлап чыгарга кирәк. Мин үзем урманнарга йөрергә, су буйларына барырга, гомумән, табигать кочагында булырга яратам. Хәсрәт эчендә генә яшәтергә түгел, үзеңне саклый белергә кирәк, - ди Рокыя апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев