Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Күңелдәге яра" (тормышта булган хәл)

(Хикәя) Автор: Ләйлә Шиһабиева.

-Саумы, авылдаш? Күптән күргәнем юк икән. Чак таныдым. Кая чабасың? – диде, Рәис вокзалдан чыгу белән, машиналар рәтенә күз салган Илгизне күреп.

-Гафу, мин танымадым да әле. Тиз генә авылга кайтырга кирәк. Ашыгыч шул, - дигән җавапны алды ул.

-Әйдә, утыр, бер урыным калган, авылга кертеп чыгармын, - диде дә, яхшылык эшли алуына сөенеп, мин бит син түгел, кичерә дә, үткәреп җибәрә дә, гафу үтенә дә беләм, дип уйлап куйды.

Шулай да Рәис артык бер сүз дә әйтмәде. Илгизнең үзенең исенә төшерүен көтте. Чыннан да танымыймы, әллә инде таныганлыгын сиздерергә ояламы? Урын алда калса, бәлки сөйләшеп тә кайткан, аңлашкан да булырлар иде. Соңгы килгән кешегә урын алдан эләкми шул инде.

Машина алга ыргылды. Рәис тә уйларга чумды. Ничек инде онытып була. Ничек танымаска мөмкин. Артыгын сөйләшәсе дә, беләсе дә килмәде.

Илгизнең борчуы зур иде кебек. Башын аска игән дә, телефонын актара. Тиз кайтып җитәргә кирәклеген сиздереп, тәрәзәгә дә карап куя.

Рәис каршында басып торганда артык игътибар бирмәгән иде. Көзгедән тагын бер күзәтеп чыкты. Илгиз шактый олыгайган. Ак чәчләре дә күбәйгән. Ябыгып, кечерәеп тә киткән кебек. Күзләре үк моңсу. Дөнья шулай ул, бер баш имәс кебек тоелган кешеләрне дә тезләндерә. Аерылганда бер дә очрашмаслар кебек иде. Язмыш очраштыра да, артка атлатмаслык итеп кабыргасын да куя. Ул якларга башка машина да, автобус та юк иде шул. Утырмый кая барсын. Таныган булса да, кире борылып китәр чарасы юк иде.

Ә Рәис аның кебек түгел. Үч сакларга теләми. Үткәннәр үткәндә калган бит инде. Шулай да Илгизнең беренче кул сузуын көткән иде. Таныш булуларын сиздереп куйса да күңеле булыр иде. Авыл турында сүз чыккач та, каян белүе, нинди авыл турында сүз баруы белән кызыксынмады бит.

Бер сәгать вакыт шулай серле генә узып китте. Барлык юлчылар төшкәндә, Илгиз дә төшәргә кирәклеген белдереп акчасын сузды.

-Авылга дигән идең түгелме? Мин бит шунда кайтам. Утыр, дус, - диде Рәис ярдәм итәргә теләп.

Илгиз анда да ачылып китмәде.

-Миңа район үзәгенә кирәк. Хастаханәгә кадәр илтсәң, тизрәк булыр иде. Һәр минутым исәпле, - диде башын күтәрми генә.

Хәсрәте йөзенә язылган кешеләрне гомергә дә юлда калдырганы юк. Изгелек эшләүдән тәм таба ул Рәис.

-Акча кирәкми. Кирәк чакта шалтырат. Сәламәт бул, - дип, Илгизгә үзенең телефон номеры язылган визиткасын сузды.

Ишек ябылгач та, гаҗәпләнеп башын селкеде.

-Һаман шул икән. Шәһәр дә төзәтмәгән, тормыш та үзгәртмәгән. Очрашудан гына кача алмады, - дип, ишеген әйбәтләп ябып, аңа карамаска тырышып кузгалып китте Рәис. Шулай да кәгазьне укымыйча гына кесәсенә салганын күреп алды.

Күңелендә авыр хисләр калды. Яшьлекләр яңарды. Рәиснең хыянәте исенә төште. Кызлар хыянәте булса, бәлки, оныткан да булыр иде. Чын ирләр дуслыгы арасындагы хыянәт онытылмый икән. Алияне аның исенә дә алганы юк. Рәискә карата үпкә хисләре бөтенләй юкка чыкмаган шул. Авыр йөк булып гомер буйлап озата бара.

Бу юлы очрашкач та, сөйләшерләр, күңелләрен бушатырлар, гафу итешерләр дип уйлаган иде. Дуслыкларын дәвам итү турында да хыялланып алды хәтта. Ләкин канатсыз хыяллар шул хастаханә янында ук юкка чыкты.

Ике дус – Галимҗан белән Илдүс дип котырталар иде аларны. Икесе бер буйдагы, төс-битләре белән дә охшаш ике егетне һөнәр училищесы таныштырды да, аерылмас дуслар итте. Бер елдан артык бергә укыдылар, тулай торакның бер бүлмәсендә тордылар. Кичке түгәрәкләргә, дискәтүкләргә бергә йөрделәр. Авыл аралары якын түгел. Шулай да бер якка кайтасы.

Шушы студент елларында ике дус игезәк кызларга гашыйк булдылар. Бер-берсенә нык ошаган кызларны аерып алу да кыен иде. Алия белән Гөлия үзәк мәктәпнең 11 классында укыйлар. Киләчәктә югары белем алырга теләкләре бар. Гаиләдән икесе берьюлы чыгып киткәнлектән әниләренең түләүле бүлекләрдә укытыр чамасы юк. Шуңа күрә дә, кая үз көчләре җитә шунда керәчәкләр.

Әлегә кадәр укуны тәмамлауга эшкә керү теләге белән янган егетләрдә дә кызлар белән танышканнан соң, калага китеп читтән торып булса да укуны дәвам итү теләге уянды. Һөнәр училищесында алар төзүче һөнәрен үзләштерделәр. Шул ук һөнәр буенча укысаң, өченче курска барып керү мөмкинлеген дә ишеткәннәре бар.  Кызлар да, егетләр дә авыл хуҗалыгы институына укырга керде. Егетләр укудан соң эшкә дә йөрделәр. Кызларга да терәк булырга тырыштылар.

Күңелле студент еллары бик тиз уза бит. Яшь чакта ару-талуны да, күңелсезләнүне дә белмәделәр. Сагыну сагышын да бергәләп җиңделәр.

Рәис укуны Илгиз белән бергә тәмамлый алмады. Соңгы елда әнисе катлаулы операция кичергәч, авылга кайтырга туры килде. Үзеннән соң үсеп килүче энекәшләрен карашырга кирәк иде. Әтисе көне-төне эштә. Эштән калса, акчасы чыкмый. Көндәлек мәшәкатьләр дә, әнисенең дарулары да зур чыгымнар сорый. Егет берничә ай өчен генә читтән торып укуга күчәргә теләмәде. Имтиханнарны барып тапшырды да, тизрәк авылга ашыкты. Аннан соң, диплом практикалары, имтиханга әзерлек өчен бирелгән вакыт. Аның хәленә керделәр. Кайбер лекцияләргә килмәвенә күз йомарга тырыштылар.

Гаиләдә ул олы бала. Үзеннән соңгы энекәше 11 класста, иң кечкенәсе әле 7нче класста гына укый. Әниләре аякка басканчы, йорттагы хатын-кыз эше дә, ир-ат эше дә егетләргә йөкләнде.

Егетләр кулына диплом алганда кызлар 3нче курсны тәмамлады. Дүртенче курска исә Алия үзе генә килде. Гөлиянең җәй көне аягына кадак кадалып, шуннан катлауланулар килеп чыгып, озак кына аягына баса алмады. Бу вакытта читтән торып укырга күчү турында да уйларлыгы юк иде. Бер елга кичектерү алып торырга туры килде.

Шулай итеп, гел бергә булган ике пар аерылды. Рәис башкалага килгән чакта Алия янына килгәләп китсә дә, Гөлиянең Илгизне уйларлык хәле юк иде. Егетнең хастаханәләргә килеп, үзен кызганып утыруын да артык теләмәде. Әлегә очрашулардан качты. Терелгәч, аякка баскач, кабат йөгереп йөри башлагач, дуслыкны дәвам итәргә ышандырды. Таякка атланып егет янына очрашырга чыгу Гөлия өчен бер газап булыр иде. Хәлен тулысынча егеткә аңлатмаса да, Алия аңлый, бар яңалыкларны да сөйләп тора.

Шушы бер ел аерым үткән вакыт Рәис белән Алиянең, Илгиз белән Гөлиянең дуслыгын сыный да инде. Алия күңелендәге бушлыкны тутыру өчен Илгиз белән аралаша башлый. Уйнап кына, качып кына берничә тапкыр кинога бару аларның араларын ныгыта. Илгиз кызның игезәк туганына караганда батыррак та, чаярак та икәнлеген аңлый. Икесе ике  төрле, төс-битләре белән ошасалар да,  холыклары белән бөтенләй үзгә булуларына төшенә. Ничек Гөлия белән дуслашып китүен дә аңламый. Үзеннән-үзе килеп чыкты бугай. Шул чакта, Рәис чаярак булган, шәп кызны эләктергән дип үпкәләп тә куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев