Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Күңелдәге яра" (тормышта булган хәл) Икенче өлеш

Автор: Ләйлә Шиһабиева.

Мәхәббәттә киртәләр юк диләр. Гөлиянең авырулары да, сызланулары да, Рәис белән булган дуслык та туктатып калмый аны. Сөю өчен, бәхетле киләчәге өчен көрәшергә була.

Алия, әлбәттә, кыз туган өчен борчылып йөргән көннәрдә аның белән аралашуны гадәти дуслык дип кенә кабул итә. Аралаша торгач, үзенә дә Илгиз ошый башлый. Бернинди каршылыкларга бирешмичә алар дуслыкларын дәвам итә. Рәискә дә, Гөлиягә дә берни сиздермиләр. Хәтта Рәис килгәндә Алия очрашуларга да чыга. Илгиз аңа үзе рөхсәт бирә. Гөлия аз гына да шикләнми. Ә башкаларга Алияме, Гөлияме, артык аерып, игътибар итеп тормыйлар.

-Вакыт үзе җайлар. Бәлки, үзләре үк сүрелеп, очрашулардан баш артыр, - дип сөйләшәләр һәм шул көн килгәнне сабыр гына көтәләр.

Чыннан да, Гөлия кабат шәһәргә килергә теләми. Илгиз дип тә артык өзгәләнми. Авырган вакытта Рәис хәлен күбрәк белде. Үзе килә алмаганда да күчтәнәчен, чәчәкләрен юллады. Килмә дип, ачуланган чакларында да “юл уңае булгач, туктамый булдыра алмадым”, - дип ишеген шакыды. Илгиз бөтенләй башка яктан ачылды. Ул битарафрак иде. Берничә тапкыр очраштылар алар, ул чакта да сөйләшер сүзләре күп җыелмавын аңладылар. Егет күбрәк үз эше, планнары турында сөйләде. Гөлиянең күңел халәте аңа барыбер иде кебек.

Бер катлы кыз, бертуганы Алия янында аны ошатмавы, хәтта кайбер адымнарын аңламавы турында сөйләде. Ул чын күңелдән ышана иде. Хәтта Илгиз белән аралашалар дип башына да китермәде. Илгиз белән Гөлиянең аралары үзеннән-үзе өзелде. Беркем күңелендә дә үпкә калмады. Берсе дә сагынып, күрешүләр көтеп аптырамады.

Алиягә озак кына спектакль уйнарга туры килде. Рәис араны өзәргә уйламады да. Әнисе терелеп бетү белән шәһәргә килү турында хыялланды. Ул килмәгән очракта, укуын тәмамлау белән кызның авылга кайтасына ышанды. Алиягә калада, Илгиз янәшәсендә рәхәт иде шул.

Энекәшен тулай торакка урнаштырырга килгәч, Рәис калада төркемдәшен очратты. Сөйләшә торгач, Илгиз белән Гөлияне еш очратуы турында сөйләде.

-Алар бер дә аерылып тормый бугай. Ничә күрсәң дә җитәкләшкәннәр, - диде.

Рәис башта игътибар итмәде. Кайткач уйлый-уйлый, Гөлиянең калага чыгып китәрлек хәлдә түгеллеген искә төшерде. Бу –аның өчен зур табышмак булды. Артык куертасы килмичә, хәбәргә нокта куярга теләде.

-Кеше нәрсә сөйләмәс. Бәлки, Илгиз Гөлияне ял итәргә алып барадыр. Очрашасылары да киләдер, - дип үзен тынычландырды.

Илгизнең армия сафларына китәр вакыты җитте. Озату кичәсе авылда узды. Гөлиянең килә алмавы көн кебек ачык. Егет җан дусты булып саналган Рәисне чакырмыйча булдыра алмады. Хәер, ул чакырмаса да килгән булыр иде. Холкы шундый: дуслар өчен җан атып тора, гел булышырга ашкына. Солдатка китәсен ишеткәч тә, беренче булып ул ярдәмен тәкъдим итте. Нинди йомышы булса да үтәргә әзер иде.

Озату кичәсендә Алия Рәис белән Илгиз арасында утырды. Кемгә ничек ярарга да, Илгиз белән мөнәсәбәтләрен ничек яшерергә дә белмәде. Беренчедән, Рәис алдында кыенсынса, икенчедән Илгиздән озакка аерылуы өчен борчылды.

Илгиз, киресенчә, бу көнне үзен бик горур тотты. Хәтта Алиянең дусты ягына борылып каравын да, аның белән сөйләшүен дә теләмәде. Кунаклар тизрәк таралып, кыз белән икәүдән-икәү генә каласы килде. Барлык ялганнарга нокта куеп китәргә дә теләге бар иде. Уена Алия каршы чыкты.

-Юлга талашып, дуслар рәнҗеше алып кузгалма. 2 ел вакыт хәл итәр. Мин сиңа хыянәт итмәм. Кайтуыңа арабыз өзелгән булыр, - диде.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев