Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Күңелдәге яра" (тормышта булган хәл) Азагы

Автор: Ләйлә Шиһабиева.

Көнләшүдән шартлар дәрәҗәгә җиткән Илгиз киткәндә Рәискә кул да бирмәде. Алияне каты итеп кочаклады да: “Көт мине”, - дип пышылдады.
Бу юлы Рәис тә көнләште. Тик уздырып җибәрергә тырышты. 6 айдан үзенең дә шул юлны үтәсен аңлап, дәшми калды.
Хисләрнең ихлас түгеллеген, Алиянең очрашулардан качуын Рәис бик тиз сизде. Кайчакларда авылга кайтуын да, үзе киткәннән соң Гөлия аша ишетте. Югалтырга теләмәсә дә, ялынып йөрергә дә теләге юк иде. Илгизнең армиядән бер хәбәр язмавына да шикләнде. Шул вакытта төркемдәшенең алар гел бергә дигән сүзләре искә төшеп, икеләнүләре тагын да артты. Ләкин бит үзе күрмәгән, берсенә дә яла яга алмый. Нахакка рәнҗетсә, ничек күзләренә күренер, ничек гафу үтенеп бетерер.
Алиядә аз булса да намус калган икән. Бик озак араны өзә алмыйча, Рәискә барысын да аңлата алмыйча йөрде. Ни дип аклансын соң? Ялгыш дисенме? Йөрәккә боерык бирә алмадым дисенме? Аның бит бер гаебе дә юк. Биредә гаеплеләр – үзләре.
Илгиз исә хат саен беренче шул сорауны яза. Әгәр кызның батырлыгы җитми икән, үзе хат язып салачагын да әйтә. Мондый чакларда Алия язны көтә. Тизрәк Рәис армиягә китсен иде дә, барысы да хәл ителсен иде кебек. Ул әйләнеп кайтканчы, мөгаен, Илгиз белән Алиянең туйлары гөрләгән булыр.
Күпме генә көтсә дә, Рәисне солдат хезмәтенә алмадылар. Күзләренең начар күрүе аңа хәрби бурычын үтәргә комачаулады. Гарьләнеп, хәрби комиссариатка кабат-кабат барды. Ничә барса да кире бордылар. Алиянең дә җиңел генә котылу планнары барып чыкмады.
Аралары озакка сузыла алмады. Дөресен сөйләп бирергә кыюлыгы җитмәсә дә, егете барлыгын аңлатты. Рәис артык сораулар бирмәде, талашып, үпкәләшеп аерылашасы килмәде.
-Дуслар булып калыйк, бәхет телим, - дип, борылып китеп барды. 5 елга якын ышанып йөргән кешесен югалту кыен иде аңа. Бар өметләре, ышанычлары юкка чыкты. Төзүчеләр бәйрәменә “Иң яхшы хезмәткәр” булып чакырулары да күзенә күренмәде.
Онытырга тырышты. Үзләрен аерган язмышка үпкәләргә теләмәде. Ләкин йөрәгендә зур яра, күңелендә бушлык калды.
Иң авыры – Илгизне каршы алган көн булды. Рәискә барырга гына кирәк булмаган да бит. Ике елга бер хәбәре булмаган кешене дуска санап баруы өчен үзе гаепле.
Вокзал каршына Рәистән дә алда, чәчәкләрен тотып, Алия барып баскан иде. Егет белән сөйләшергә теләмәде, кеше арасынарак барып басты. Илгиз исә поезд ишеге ачылуга туп-туры Алиягә таба атлады. Аны кочагына алды, күккә чөйде. Гүя алар өчен вокзал буенда башка кеше юк иде.
Аңлатып торырга кирәкмәде. Рәис сүзсез дә аңлады. Иң авыры – Алиянең хыянәте түгел, дуслыкның тәмен югалту иде. Беркем белән дә сөйләшмичә, тизрәк кайтып китү ягын карады. Үзенең артык икәнен яхшы аңлады.
Дустын һәм сөйгәнен бер көнне югалтты. Тик, алардан үч алу өчен Гөлия белән аралашу башына да килмәде. Ул аны булдыра алмас иде.
Гөлия инде терелеп беткән. Дипломын да алган. Районда эшләп йөри. Рәис белән еш күрешәләр. Алия турында гына берни дә әйткәне юк. Димәк, ул да дөресен әлегә кадәр белмәгән.
Вәгъдә ителгәнчә, Илгиз кайту белән туй көне билгеләнде. Азрак ял итеп, өйләнеп, ул үзе хезмәт иткән шәһәргә китәргә тели иде. Алия дә каршы түгел, биредә Рәис күз алдында гаепле кеше кебек йөргәнче, азрак читтә яшәп кайту комачауламый.
Гөлия хәбәрне авыр кабул итмәде. Илгизгә карата аз гына да хисләре калмаган иде. Алиягә дә үпкәләмәде. Киләчәген аның белән күрә икән, бәхетле булсын, дип кенә куйды.
Рәисне туйга чакырмадылар. Ул үзе барды. Теләкләрен әйтеп, саубуллашып, мәхәббәткә дә, дуслыкка да йозак салып кайтырга теләде. Биергә чыккан чакларын көтеп, теләкләрен җиткерде. Алия рәхмәтләрен әйтте, Илгизнең бу юлы да әйтер сүзе юк иде. Әйтерсең, ул түгел, ә Рәис гаепле.
Яшьләрне туйдан соң башка очратмады. Бер айдан күчеп китүләрен Гөлия аша гына белде. Илгиз хәрби эшкә киткәч, еш кайтып йөри алмыйлар. Күп вакыт Алия өйләренә үзе генә кайта. Ике уллары үсүе мәгълүм. Алар турында башка хәбәрләр ишетелмәде. Гел бергә булган кыз туганының читтә яшәвенә Гөлия авыррак ияләште. Үз гаиләсе булып, тормыш мәшәкатьләренә чумгач кына күнде.
Рәис өйләнгәндә 30 яше тулган иде инде. Әнисе өйләнергә бик озак үгетләде аны. Кызларга күңеле тартмада. Берсен дә ошатмый кебек иде. Аннан үзләренең төзелеш оешмасына эшкә килгән кыз белән танышты. Дөресрәге, чая хисапчы кыз аны үзе “эләктерде”. Менә дигән ир, әти булачагын белгән, күрәсең. Авылда яшәделәр. Тормышлары җитеш. Бар нәрсәләре дә бар. Ике уллары, бер кызлары үсеп килә. Алар туган йорттан китсәләр дә, әлегә гаилә кормаганнар.
Рәиснең соңгы елларда билләре авыртып тилмертте. Умыртка баганасында шеш тапкач, төзелештән китәргә булды. Әнә шулай, аз булса да файдасы да бар, вакыт та уза дип, такси хезмәтендә йөри ул. Үз машинасы белән таныш-белешләрне кала белән авыл арасында йөртә. Илгиз дә шундый көннәрнең берсендә очрады.
Очрашу Рәис күңелендә кабат яхшы тәэсирләр калдырмады. Илгизнең һаман да үзгәрәсе килмәвенә шаккатты ул. Әле кайткач, үзләренең тарихларын хатыны белән дә уртаклашты. Ничәмә еллар узганнан соң да күңелендәге таш эремәслек нәрсә эшләгән аңа Рәис. Аз булса да гаебен күрсә, берәрсе белән арасын бозса икән. Хәтта гайбәт сүзләр дә сөйләмәде, авыл яшьләре алдында сер бирмәде.
Яшьлектәге ялгышларны онытырга теләп йөргән көннәрдә, Рәиснең телефоны шалтырады. Юлда бара иде, алырга да, алмаска да белмичә генә телефонына үрелде.
-Исәнме, Рәис дус. Бу – Илгиз иде әле. Гафу ит, теге көнне танымаганмын. Юлымда син очрарсың дип уйламадым да. Башым берни кабул итми иде. Биргән визиткаңны әле күрдем. Сеңелем чалбарны юганда өстәлгә алып куйган. Исемеңә күзем төште. Аннары гына чалымнарың күз алдына килеп басты. Гафу ит инде яме, - диде ул.
-Бик озак уйлагансың. Мин әле һаман ачу саклый дип уйладым.
-Син сакламасаң, мин риза инде. Гаеп бит миндә иде. Яшьлегем белән генә аңламаганмын. Кызым шундый ук хәл алдында калгач, Алия дә, мин дә сине искә алдык.
-Тормышымнан зарлана алмыйм. Бер Алия урынына икенчесе булды. Тик дуслыкны санламавың һаман хәтеремне калдырып йөрде. Ачу сакларга теләмим. Шуңа якын кешемне күргән кебек дәштем иде.
-Әни авыр хәлдә. Хастаханәдә ята. 8 сәгать операция ясадылар. Инде барыбызны да саубуллашырга чакырып кайтырдылар иде. Бәхеткә каршы, тернәкләнеп килә.
-Борчуың йөзеңә чыккан иде шул.
-Сирәк кайтылды. Әни кадерен белеп бетермәдек бугай. Читтә яшәгән кеше бәхет тапмый икән. Ул яктан син бәхетле. Хәзер менә пенсиягә чыккач Казанга күченеп кайттык. Тик гомер узган, әни картайган. Аңа хөрмәт күрсәтергә өлгерәбезме инде, юкмы. Алия дә гомер буе туган якларны сагынып яшәде. Аның теләге белән күчендек. Балалар читтә калды. Анысы да рәхәт түгел.
Илгиз сөйләшәсе килеп сөйләште. Рәис бик озак телефонын куя алмыйча барды. Рәхәт тә, шул ук чакта кыен да иде аңа. Алия исеме чыгу белән тәннәре чемердәп китте. Күпме сер бирмәскә тырышса да, онытмаган икән бит.
Рәис тормышы белән таныштырып тормады. Илгиз кызыксына дип тә уйламады. Гөлия исеме дә телгә алынмады. Алар белән бер сукмактан атлагач, күптән килешкәннәрдер инде.
-Бик үпкәле булмасаң, кунакка кил. Сөйләшеп утырырбыз, яшьлекләрне искә алырбыз, чәй өстәле артында гафу итешербез. Хәзер бит инде язмышны үзгәртеп булмый. Ә юлымда Алия очраган өчен мин рәхмәтле. Минем эшемә башка хатын түзмәгән дә булыр иде, - диде Илгиз саубуллашканда.
-Мин күптән гафу иткән инде. Авыр йөк белән яшәмә. Димәк, минем насыйбым башка булган, - дип сүзен йомгаклады Рәис. Тик, ул беркайчан да Илгиз йортына барып чәй эчеп утырмаячагын яхшы белә иде. Әлегә кадәр аралашмыйча яшәделәр бит, моңардан соң да үтәр.
Яшь олыгая, хәтер тоныкланмый шул. Бар да истә, күңелдә. Хәзер максатлар, омтылышлар башка. Дуслар да үзгә. Алар бар да сыналган, ничәмә еллардан бирле бер кашыктан ашаган кешеләр. Алар арасына бер сер биргән кешеләрне кабат кертәсе килми шул инде.
Икенче кайтканда Илгиз дә кыйммәтле машинада кайтты, башка Рәис юлында андый кыяфәттә очрамады. Елга берничә тапкыр иске дуслыкны яңартырга теләп шалтыратып хәлләрен дә белешә. Сирәк булса да сәламнәр әйтеп җибәрә. Рәис кенә артык ышануның тискәре нәтиҗәләрен уйлап, әлегә артык ачылып китми.

Хикәя тәмам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев