Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кем көлдерә-шул җиңә

Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчәннәр район авыллары командалары арасында Апаста үтәчәк финал ярышына 10 команда сайлап алыначак. Районкүләм сәхнә бәйгесендә җиңүче команда Апас данын Татарстан күләмендә яклаячак. Сайлап алу турлары 18 сентябрьдә Урта Балтай, 21 сентябрдә Йомралы һәм 26 сентябрдә Каратун мәдәният йортлары сәхнәләрендә үтте. Йомралы этабында чыгыш ясаган шушы төбәк авыл...

Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчәннәр район авыллары командалары арасында Апаста үтәчәк финал ярышына 10 команда сайлап алыначак. Районкүләм сәхнә бәйгесендә җиңүче команда Апас данын Татарстан күләмендә яклаячак.

Сайлап алу турлары 18 сентябрьдә Урта Балтай, 21 сентябрдә Йомралы һәм 26 сентябрдә Каратун мәдәният йортлары сәхнәләрендә үтте. Йомралы этабында чыгыш ясаган шушы төбәк авыл җирлекләре командаларын осталык, шаянлык-наянлыкта берсе дә уздыра алмады. Балтай, Каратун сәхнәсендә үзара ярышкан шушы яктагы авыл командалары арасында аерымачык лидерлар табылмады кебек. Кабатлаулар, соры, төссез, гади концерт номерлары күп булды. Булдыксызлык бу як авыл клублары, Мәдәният йортлары хезмәткәрләре, мәктәпләрне, авыл җирлекләрен бик бизәми, әлбәттә. Аннан, шундый күләмле мәдәни чараларга тамашачыларны чакыру, рекламалау, командаларга көч биреп тору да җитенкерәми әле...

30 сентябрьдә Апас мәдәният йорты сәхнәсендә узачак ШТМ финалына килми калучылар соңыннан бик нык үкенергә мөмкин. Чөнки бу этапка иң-иң шәп артистлар, иң кызык көлдергечләр, скетчлар, аерым чыгышлар гына сайлап алынды. Зал тулы тамашачы командаларга көтелмәгән көч-дәрман бирә ул-шуны онытмагыз. Бу дөньяда уйнап-көлеп яшәгез, уен-көлке гомерне озынайта!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев