Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кемгә таянырга да белмәгән көннәрем”

Кышның тәнне куырыр суык көннәрендә райондашыбыз – Кабыккүпер авылында яшәүче Люция апа Сибгатова бер кат кием белән урамда калды. Аның йорты тулысы белән янып беткән. Бүген ул вакытлыча танышларында яши.

Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр “Саклык банкы” картасына күчерә ала. 89870682507 телефонына бәйләнгән. (Людмила Михайловна С.)

Янгын 10 декабрьдә иртәнге сәгатьләрдә чыга. Бу вакытта Люция апа эштә була.
-Көндезге унынчы яртыларда миңа йортым януы турында хәбәр иттеләр. 20 минуттан кайтып җиттем. Йортым эчтән яна, ләкин ялкын әле урамга чыкмаган иде. Иртәнге сәгать 4тә эшкә киттем. Берни сизмәдем. Янгын зал ягыннан чыккан, салкында электр чыбыклары көчәнешне күтәрмәгән дип әйтәләр. Үз йортым- үз куышым иде. Кешедә яшәүләре бик читен, - ди Люция апа.
Янгын чыкканда өйдә кеше булмый. Янында яшәүче кызы һәм 9 айлык оныгы кунакка киткән чакка туры килә.
Люция апа Шыгай авылы фермасында 20 елдан артык мөдир булып эшли. Булдыклы, тырыш, батырып эшли торган кеше. Һәрчак алдынгылар сафында ул. Таңнан кичкә кадәр эш урынында булырга гадәтләнгән.
-Әлегә шок хәлендә йөрим. Иртән чыгып киткән киемнәрем белән калдым. Бер әйбер дә, документларны да ала алмадым. Эчемдә калтырау бар. Нидән башларга да белмим. Рәхмәт, район башлыгы да янына чакырды. Үзем эшләгән “Апас-Мол” берләшмәсе, аның җитәкчесе Марат Хәсәнов ярдәм булачагын белдерде. Биредә якын туганнарым юк. Кемгә таянырга да белмәгән көннәрем, - ди ул.
Люция апа үзе бик ярдәмчел, юмарт. Һәрчак булышу ягында. Артык әйберен дә кеше белән бүлешергә гадәтләнгән. Шуңа да, арада төрле кеше булуын, үзенә килгән бәхетсезлеккә сөенүчеләр дә барын уйлап гаҗәпләнә. Хәлен аңлаучыларга, булышырга әзер торучыларга рәхмәтен белдерә.
-Мунчага, сарайга зыян килмәде. Терлекләрем дә исән-сау. Ничек тә йортлы буласы иде. Урамда яшәп булмый, кешедә дә озак торып булмас, - ди ул.
Кеше борчулары алдында битараф булмаган изге күңелле кешеләр бик күп әле. Бүген Люция апага җылы сүз дә зур ярдәм, урын-җирләр, кием-салымнар да артык түгел. Хәлдән килгәнчә ярдәм итсәк иде. Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр “Саклык банкы” картасына күчерә ала. 89870682507 телефонына бәйләнгән. (Людмила Михайловна С.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев