Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кемнәр соң алар, җиңүчеләр?

1-2 февралдә Апас мәктәпләре укытучыларын "Сәләт" балалар иҗат үзәге һәм Апас мәктәбенә чакырдылар. Биредә 2 көн дәвамында "Һөнәри осталык" район сайлап алу этабы үтте. Район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина катнашында үткән бу конкурста менә кемнәр җиңде: - "Балалар тәрбияләү һәм балаларга дәрестән тыш өстәмә белем бирү" номинациясендә Гран-При дәрәҗәсен...

1-2 февралдә Апас мәктәпләре укытучыларын "Сәләт" балалар иҗат үзәге һәм Апас мәктәбенә чакырдылар. Биредә 2 көн дәвамында "Һөнәри осталык" район сайлап алу этабы үтте.

Район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина катнашында үткән бу конкурста менә кемнәр җиңде:

- "Балалар тәрбияләү һәм балаларга дәрестән тыш өстәмә белем бирү" номинациясендә Гран-При дәрәҗәсен жюри бертавыштан Дәвеш мәктәбе укытучысы Ләйсән Галәтдиновага бирде. Бу номинациядә беренче урынга Дәүләки мәктәбе укытучысы Гөлнара Хаҗиева, икенче урынга Каратун мәктәбе вәкиле Раилә Шәвәлиева, өченче урынга Апас мәктәбе укытучысы Роза Нургалиева лаек дип табылды.

"Педагог-оештыручы-кеше тәрбияләү" номинациясендә Гран-При Зур Күккүз мәктәбе укытучысы Фәридә Ибраһимовага бирелде. Беренче урынга Апас мәктәбе укытучысы Раилә Гатауллина, икенче урынга Биеш мәктәбеннән Наталя Марченкова, өченче урынга Бакырчы мәктәбе вәкиле Резеда Төхватуллина чыкты.

Районның иң яхшы педогог-оештыручы һәм сыйныф җитәкчеләре номинациясендә Гран-При дәрәҗәсенә Апас мәктәбе укытучысы Гөлүсә Галләмова бертавыштан лаек дип табылды. Район укытучылар данын ул республикакүләм конкурсларда да бик уңышлы яклый, дип билгеләп үтелде. Бу номинациядә беренче урынга Черкен мәктәбе укытучысы Айсылу Закирова лаек дип табылды. Икенче урында Каратун мәктәбе укытучысы Гөлнур Шиһабетдинова, өченче урынга Дәүләки мәктәбе укытучысы Фәния Хәйбуллина. Монда шунысы да бик кызыклы-Айсылу белән Фәния гаиләләрендә игезәк балалар үстерәләр.

Район этабына кадәр бер ай дәвамында районның барлык 19 мәктәбе укытучылары, педогог-оештыручылар, мәктәп психологлары, сыйныф җитәкчеләре үзара ярыштылар. Район сайлап алу этабына барлыгы 35 номинант үтте. Җиңүчеләр Диплом-Грамота, 500-1500 сумлык акчалата сертификатлар белән бүләкләнде. Шулай ук, һәр катнашучыны бу конкурстан чәчәкләр белән озаттылар.

- Ләйсән Галәтдинова, Гөлүсә Галләмова, Фәридә Ибраһимова һәм районның иң яхшы тормыш куркынычсызлыгы укытучысы-Борнаш мәктәбе вәкиле Айдар Хәйруллин бу айда Буа һәм Тәтеш шәһәрләрендә үтәчәк зональ турда катнашачак. Район этабында җиңүчеләребезнең бу бик җаваплы этапта Апасыбыз данын уңышлы яклаячагына ышанабыз,-диде җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина.

-Мондый һөнәри конкурсларда укытучының эшкә, үз һөнәренә тугрылыгы сынала. Үзара тәҗрибә туплана. Илебез, барыбызның да киләчәге бүген без укыткан балаларда. Сынатмыйк, бердәм булыйк,-ди аның хезмәттәше, тәрбия эшләре буенча методисты Эльмира Биктаһирова.

Без дә шундый теләктә, әлбәттә!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев