Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше йортына керү кагыйдәләре

Исламда кеше йортына керү кагыйдәләре түбәндәгеләрне үз эченә ала:

1. Кергәндә, хуҗаларга сәлам биреп, рөхсәт сорарга кирәк.
Әбү Давыт Аллаһ Илчесе янына килүче бер кеше турында болай сөйләде: «Берәү пәйгамбәр янына килеп, сәламен дә әйтмичә: «Керимме?» − дип сораган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, аның янына үз хезмәтчесен чыгарып: «Әдәпле кеше «Әссәләмү галәйкүм. Керергә рөхсәтме?» − дигән сүзләр белән керергә теләгәнен белдерә», − дип әйттергән.

2. Ишеккә шакыгач, үзеңнең кем икәнеңне белдерергә, исемеңне әйтергә кирәк.
Әбү Муса сөйләвенчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, үзенең бакчасындагы елга буенда утырганда, Әбү Бәкер килгән һәм керергә рөхсәт сораган. «Кем бар?» − дигән сорауга ул: «Әбү Бәкер», − дип җавап биргән. Аннары Гомәр килгән, керергә рөхсәт сораган һәм шулай ук исемен әйткән, Госман да шулай ук кергән. Җәбир исә Аллаһның Илчесенә килеп, «Кем бар?» дигән соравына: «Мин», − дип җавап бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, канәгатьсезлек белән: «Мин, мин», − дип кабатлаган. Соңгы җавап аңарга бер дә ошамаганы ачык күренеп тора иде.

3. Ишеккә өч тапкырдан артык кагырга кирәкми.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Керергә рөхсәтне өч мәртәбә сорарга кирәк. Рөхсәт алсагыз – керегез, алмасагыз – китегез». Беренче һәм икенче ишек кагу арасында бераз вакыт үтәргә тиеш, чөнки хуҗа шул вакытта намаз укырга мөмкин.

4. Ишекне каты кагарга ярамый.
Бигрәк тә йорт хуҗасы синең әтиең, укытучың яки галим кеше булса, ишеккә ихтирам белән кагыла. Әнәс риваять итә: «Аллаһы Тәгалә Илчесенең ишегенә бармак белән генә шакыйлар иде. Хәтта кайбер мөселманнар Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) үзләренең хөрмәтен белдереп, тырнак белән генә шакыганнар».
Һәрбер замана кеше көнкүрешенә үзгәрешләр алып килә, әйтик, бүгенге көндә күп өйләрдә кыңгыраулар бар һәм, шундый өйгә килгәч, без ишекне кагу урынына тыныч, тыйнак итеп кенә кыңгырауга басарга тиеш.

5 Хәзерге вакытта күп йортларның ишекләрендә «күзчекләр» бар, шуңа күрә килгән кеше ишек шакыгач, яки кыңгырауга баскач, нәкъ «күзчек» каршында басып торырга, һәрхәлдә яшеренеп тормаска тиеш. Ә инде ишекнең ачыла башлаганы ишетелсә, читкә – уңга яки сулга күчәргә кирәк. Ишек аша өй эченә карарга, анда нәрсә бар микән дип кызыксынырга ярамый. Бу – мөселманның әдәбе.

6. Әгәр 3 тапкыр шакыганнан яки кыңгырауга басканнан соң да, ишекне ачмасалар, өйдә кеше булуы билгеле булса да, китәргә кирәк. Мондый очракта хужа кешегә үпкәләргә сәбәп тә, нигез дә юк. Чөнки, беренчедән, бу Аллаһы Тәгаләнең боеруы, икенчедән, хуҗаның шундый хокукы бар”, - дип яза “Татар мәдрәсәсе”.

 

Автор:Фануз Хабибуллин

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2024-04-26/keshe-yortyna-ker-kagyyd-l-re-3743707

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/rural-house-surroundings-in-daylight_19055173.htm#fromView=search&page=2&position=21&uuid=1ecff903-7b90-4a94-8bff-c97e86000942

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев