Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше җитешсезлекләрен генә күрү гадәте

“Кеше җитешсезлекләрен күрү һәм үзеңнекеләргә күз йому - ул рухи авыру. Бу авыруны дәвалау өчен кеше үз нәфсен яхшы белергә тиеш.

Шулай ук аңа ялгызы аулакта калырга яки тәкъва кешеләр янында, аларның киңәшләренә ияреп һәм аларның үгет-нәсыйхәтләренә колак салып, вакытны мөмкин кадәр файдалы уздырырга тәкъдим ителә. Әгәр кеше үз кимчелекләрен төзәтү өчен көч куймаса, аңа, һичьюгы, башка кешеләрдә кимчелекләр эзләмәскә кирәк. Башка берәүнең гаебен күреп, ул аның өчен аклану табарга, башкаларга аның гөнаһларын сөйләмәскә, шуның белән Аллаһ Тәгаләнең гөнаһларын кичерүенә өмет итәргә тиеш.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам: “Аллаһы Тәгалә үзенең мөселман кардәшенең гөнаһларын һәм кимчелекләрен яшергән кешенең гөнаһларын, кимчелекләрен яшерер”, - диде.

Икенче бер хәдистә Аллаһ илчесе салләллаһу галәйһи вә сәллам: “Әгәр дә мәгәр берәү мөселманнарда җитешсезлекләр эзләсә, Аллаһы Тәгалә аның кешеләр алдында кимчелекләрен ачар һәм, хәтта үз өендә булса да, хур итәр”, - диде.

Мөхәммәд ибн Абдуллаһ ибн Шазан миңа Ибн Яздан әл-Мадаини сүзләрен җиткерде: “Мин җитешсезлекләре булган һәм кимчелекле кешеләрне күрдем. Әмма Аллаһы Тәгалә башка кешеләрнең җитешсезлекләрен сөйләмәгән өчен аларның кимчелекләрен яшерде һәм гөнаһларын кичерде. Шулай ук мин җитешсезлекләрсез кешеләрне күрдем, ләкин алар башка кешеләрнең кимчелекләре турында сөйләделәр, шуңа күрә дә алар үзләре үк сөйләгән яманлык кебек гөнаһларны кыла башладылар”, - дип яза Абдуррахман әс-Сулами “Нәфес авырулары” китабында.
 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-11-07/keshe-iteshsezlekl-ren-gen-k-r-gad-te-3018783?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев