“Кешеләрне яраттым, мине дә яраттылар”
Каратунда яшәүче Сания әби Салахуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(5 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Акъәбине олы юбилее белән районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев тәбрик иттеләр. Район башлыгы исеменнән котлаулар ирештереп, бүләкләр тапшырдылар.
Сания әбине районда белмәгән кеше сирәктер. Ул гомер буе исәп-хисап эшендә хезмәт итте. Озак еллар җирлекнең ветераннар Советы җитәкчесе буларак, дини тәрбия алып барды.
“Балаларым тәрбиясендә яшим. Кияү, киленнәрем бик әйбәт. Аңлашып гомер итәбез. Кешеләрне яраттым, үземне дә яраттылар. Тырышып хезмәт иттем”, - ди Сания әби.
Сания әби озак еллар дин юлында. 7 тапкыр Хаҗ сәфәрендә булган. Бар кешегә изге теләктә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев