Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КФУ галиме корылык турында: Үләннәр, агачлар корый, уңыш белән проблемалар булырга мөмкин

Татарстанда август аенда күзәтелә торган аномаль эсселек һәм корылык аркасында, үләннәр һәм агачлар корый. Дым җитмәү уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Норма буенча августта Казанда 60 миллиметр явым-төшем яварга тиеш иде, әмма бүгенге көндә бер тамчы да төшмәде. Үләннәр көйде, агачлар корый. Июль аенда явым-төшем күп булмаган булса, хәзер хәл күпкә начаррак булган булыр иде», – дип билгеләп үтте галим.

Метеоролог хәзер эсселектән бөтен Көнбатыш Европада да иза чигүләрен әйтә. Һиндстанда һәм Кытайда һава торышы начар, ул азык-төлек белән бәйле җитди кризиска китерергә мөмкин.

Переведенцев сүзләренчә, начар климат күренешләре планетар масштабта күзәтелә. Европада зур янгыннар, дәвамлы корылык аркасында уңыш кимиячәк. Переведенцев сүзләренә караганда, республика территориясендә янгын куркынычы август ахырына кадәр сакланачак.

Моңа кадәр «Татар-информ» Татарстан урманнарына керүне тыю август азагына кадәр гамәлдә буласын, әмма кирәк очракта ул тагын 21 көнгә озайтылырга мөмкин булуын хәбәр иткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kfu-galime-korylyk-turynda-ulannar-agaclar-koryi-unys-belan-problemalar-bulyrga-momkin-5859098

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев