Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КФУ профессоры «әбиләр чуагы»ның Казанга кайчан киләчәге хакында сөйләде

Әбиләр чуагы сентябрь аенда Казанга килмәсә дә, ул бу көздә «ишек шакырга» мөмкин әле.

Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Сентябрь аенда яшь әбиләр чуагы булмады диярлек. Шулай да карт әбиләр чуагына өметләнергә мөмкин, ул кайвакыт октябрьдә була, әмма моның өчен коры һава торышы кирәк. Температура көндезге сәгатьләрдә +15 градуска кадәр күтәрелергә, ә төнге сәгатьләрдә +5..+7 градустан да түбән төшмәскә тиеш», - дип ачыклык керте галим.

Көзнең беренче аенда җылы кояшлы көннәр бераз булды, әмма ул әбиләр чуагы түгел иде, диде ул.

«Әбиләр чуагы өчен антициклонның һичьюгы бер атна торуы кирәк. Чыннан да, сентябрьдә җылы көннәр булды, әмма ул озак дәвам итмәде. Әбиләр чуагы ай буе дәвам иткән вакытлар да була иде. Хәзер без алтын көзне көтәбез. Яфраклар саргая, әгәр кояш берничә көн җылы нурларын сипсә, ул чагында кыска вакытлы әбиләр чуагы килергә һәм моңа өметләнергә мөмкин», - дип искәртте Переведенцев.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kfu-professory-kart-abilar-cuagynyn-kazanga-kaican-kilacage-xakynda-soilade-5861186

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев