Хакимиятләр Россиядә азык-төлеккә бәяләрне игътибар белән күзәтеп торачак - Татарстан киштәләрендә бәяләр артуны яшелчә уңышының яхшы булуы тоткарлый
Россия хакимияте илдә азык-төлек бәяләренә бәйле вәзгыятьне аерым контрольдә тотачак, дип ассызыклады Владимир Путин журналистлар белән аралашканда.
(22 декабрь, "Апастово-информ").
«Бәяләргә игътибар белән карарга кирәк. Һәм, һичшиксез, моны эшләячәкбез», — диде РФ Президенты.
Октябрь нәтиҗәләре буенча Татарстанда еллык инфляция 3,7% тәшкил иткән, сентябрь нәтиҗәләре буенча 3,4% ка тиң. Регулятор мәгълүматларына караганда, республикада азык-төлеккә бәяләр артуны яшелчә уңышы тоткарлый.
"Яшелчәләр узган ел белән чагыштырганда 0,6% ка гына кыйммәтләнде — бу күрсәткеч Идел буе федераль округындагы уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Ә октябрьдә кыяр, әйтик, бер ел элек белән чагыштырганда, 11,9% ка арзанрак иде. Шулай ук кәбестә дә арзанайды", - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев