Халидә Мостафина “Олы кешегә күп кирәкми”
“Нур” хуҗалыгы өлкәннәрне сөендерде.
(1 нче октябрь, “Апастово-информ”).
Бүген өлкәннәр көне уңаеннан “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Зыятдинов барлык абый-апаларны бәйрәм белән тәбрикләде. Хуҗалык хезмәткәрләре Гөлнара Гыйззәтуллина белән Гөлфизә Галиевалар күчтәнәч-пакетлар тараттылар.
“Бәйрәм саен хуҗалык җитәкчебез Ришат улым күчтәнәчләр тапшыра. Хәзерге вакытта барысы да бар. Шулай да хөрмәт, игътибар булу бигрәк тә күңелле. Олы кешегә күп кирәкми бит. Кызлар кереп бик матур итеп котладылар, хәлебезне белделәр. Инде менә тәмләп чәй эчәрбез Алла боерса”, - диде Халидә апа Мостафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев