Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Халык бердәмлек күрсәтә

70 процентка якын татарстанлы, ягъни, 2 млн.нан артык сайлаучы Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде.


(1 июль, “Апастово-информ”). 


Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде. 
“Мин инде хәзер үк әйтә алам, шушы мизгелгә Татарстанда сайлау хокукы булган күпчелек гражданнар тавыш бирүдә катнашты. 30нчы июньнең киченә булган мәгълүматларга караганда, 2 млн 56 мең 727 кеше, ягъни, исемлектәге барлык сайлаучыларның 69,85 проценты тавыш бирде”, - диде Кондратьев. 
Бүген, 1нче июль көнне, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча, төп сайлау көнендә Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссияләре эшли. Республикада 2,9 млн. кешенең тавыш бирү хокукы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев