Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык рәхмәт сүзләрен ирештерде

Тутай, Кызыл Тау, Дәүләки авыллары җыеннарына халык бердәм булып килгән иде. Төрле өлкәгә караган сораулардан тыш, халык рәхмәт сүзләрен дә белдерде.

(27 гыйнвар, "Апастово-информ").


“Соңгы елларда җирлегебездә күп эшләр башкарылды. Ниһаять, яңа мәдәният йортлы булдык. Бинабыз зур, уңайлы, заманча эшләнелде. Йортларыбыз җылы, якты. Башка мәсьәләләр дә әкертенләп хәл ителеп бетәр дип ышанабыз. Сәламәт һәм бердәм булыйк”, - диде Дәүләки авылыннан Ильяс абый Габбасов. Ильяс абыйны бары тик фельдшер-акушерлык пункты булмавы борчый икән. Район башлыгы киләчәктә бу проблеманың да хәл итүе буенча чаралар күреләчәген әйтте.
Кызыл Тау авыл җирлегендә узган җыенда Грантка бирелгән тракторга халык зур рәхмәтләрен белдерде. Әлеге трактор белән Линар Мурзин Кызыл Тау, Чәтбаш, Көлкәш авыллары урамнарын кардан чистартып, тәртипләп чыга. Кармы, буранмы - авыл урамнары кардан арындырыла. Бу проблема да җирлектә хәл ителгән.
“Соңгы елларда бик күп эшләр эшләнде, киләчәктә эшләнәсе эшләребез дә бихисап. Үз җирлегегезгә хуҗа булып, шөкер итеп, булганнарны саклап калырга тырышыйк. Бар эштә дә актив булып, тырышып хезмәт итик. Барысы да үзебез һәм киләчәк буын өчен”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев