Реклама
Җәмгыять
Халыкның психик халәтен саклау мөһим
Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич илдә бу мәсьәләгә багышланган махсус федераль программа кирәклеген әйтә.
(20 октябрь, “Апастово-информ”).
Халыкның психик халәтен саклау өчен федераль проект булдырырга кирәк. Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыруга багышланган эшче төркем киңәшмәсендә белдерде.
“Пандемия шартларында кешеләр көндәлек стресс кичерәләр. Күмәк депрессия һәм чынбарлыкка тискәре караш шундый программаны булдыруны сорый”, - дип саный депутат.
Табиб-психиатр фикеренчә, эшчеләрдә һәм өлкән буын кешеләрендә стресс дәрәҗәсе югары.
“Изоляция шартларында, кешеләрнең тормыш рәвешләре үзгәрә. Гомуми психоэмоциональ хәлләре хроник авырулар көчәюгә китерә”, - ди Менделевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев