Хатын-кызга мәчеткә җомга вәгазенә килергә ярыймы?
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хатын-кызларга җомга вәгазенә мәчеткә килергә ярыймы икәнен аңлатты.
Бу турыда ул телеграмдагы сәхифәсендә сөйләде.
Хәзрәт хәдисләргә нигезләнеп аңлатма бирә.
«Пәйгамбәребез әйткән: Хатын-кыз ул – мәдрәсә. Алар мәчеткә килеп динне өйрәнсә, җомга намазын тыңласа, аннары шушы вәгазне үз балаларына, оныкларына сөйләсә, шуннан зуррак әйбер булмас.
Безнең «Гаилә» мәчетендә хатын-кызлар өчен керә торган урыннар, алар намаз укый торган урыннар аерым. Хөрмәтле хатын-кызлар, ирләрегез рөхсәт итә икән, җомга намазына көтәбез, килегез», – ди хәзрәт.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/xatyn-kyzga-omga-vagazena-kilerga-yaryimy-5854116
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев