Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хатын-кызлар арасында дуслык була аламы?

Хатын-кызлар арасында дуслык була аламы? Нәрсә ул дуслык? Дусларны ничек сайларга? Кайсы очракта дуслыкның ахыры күңелсез тәмамлана? Бу хакта психолог фикерен белештек.

Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

"Хатын-кызлар арасында дуслык барлыгына ышанучылар да, ышанмаучылар да күп. Психолог буларак шуны әйтәсем килә, дуслык ул йә була, йә юк.

Нәрсә соң ул дуслык? Дуслык – ул кешеләр арасында күренмәс җепләр белән бәйләнгән элемтә. Ул җепләр бар икән, көн сөен күрешү дә, бер-береңә барып чәй эчү дә кирәкми. Тормышта нинди генә вакытың булса да, барып сөйләшер, таяныр кешең барлыгын белеп яшисең икән, менә бу чын дуслык була! 

Кемдер бер-берсеннән файда күреп яшәр өчен дус булып йөри, кемдер кая барып бәрелергә белмәгәннән кеше белән аралашуны дуслыкка саный. Ләкин күп очракта мондый дуслыкның ахыры күңелсез тәмамлана. 

Дусларны ничек сайларга соң? Акылыгыз, йөрәгегез кабул иткән кешеләрне дус итеп сайлагыз! Шул чакта чын дуслыкның ни икәнен аңларсыз!" - ди Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/khatyn-kyzlar-arasynda-duslyk-bula-alamy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев