Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатынына көнләшеп баланы үтергән

Бурятиянең Джиджинский районында моңа кадәр хөкем ителгән ирне тоткарлаганнар. Ул 15 яшьлек үсмерне үтерүдә гаепләнә. Җинаять кылганнан соң ул үзе полиция бүлегенә килеп, кеше үтерүен сөйләгән. Ир сөйләвенчә, алар моннан алдагы көнне үсмер белән көнләшү аркасында талашканнар.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, гаепләнүче хатыны һәм баласы белән бергә Петропавловка авылында яшәгән. 7 июнь кичендә йортларында күңелле компания җыелган, авылдашлар хәмер эчеп, кәеф-сафа корганнар. Соңрак табынга әлеге үсмер дә килеп кушылган. Бераздан инде шактый исергән йорт хуҗасына үсмер аның хатынына игътибар иткәндәй тоела. Нәкъ шул сәбәпле үсмер белән үтерүче ир арасында җәнҗал чыга. Хатынын көнләгән ир, пычак алып, үсмернең күкрәгенә  һәм аягына пычак белән чәнчә. Үсмер шунда ук үлә.   Үтерүчене тикшерү изоляторына утырту турында мәсьәлә хәл ителә.  

Әлфия ШАКИРҖАНОВА 

Чыганак: https://omet-rb.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев